Россиядә омикрон белән авыру пигы биш-алты атнадан соң узачак
Яшәеш

Россиядә омикрон белән авыру пигы биш-алты атнадан соң узачак

Бу хакта КФУ профессоры Павел Зеленихин хәбәр итте. "Россиядә якынча шуның кадәр үк, яки бераз озаграк вакыт дәвамлыгында дулкын көтелә.

Биш-алты атна дәвамында без пик аша узарга тиеш, авыру кимүгә барачак. Бер бераз икеләнү бар", - дип хәбәр итте ул.

Зеленихин Европа илләрен мисалга ала, анда пик инде узган, ә прививкалар саны аерым бер илнең халык санына тигез, диярлек. Мәсәлән, Бөек Британиядә халыкның 90% ы прививка ясаткан һәм 60% тирәсе ревакцияләнгән.


Нет комментариев