«Россия почтасы» ярты миллиард сум акча откан клиентны эзли
Яшәеш

«Россия почтасы» ярты миллиард сум акча откан клиентны эзли

Джекпотны федераль каналларның берсендә 5 ноябрьдә уйнаталар.

«Россия почтасы» быелның көзендә Воронеж өлкәсендә почта бүлегендә лотерея билеты сатып алган кешене эзли, дип яза «Известия».

Нәтиҗәдә, әлеге гражданин 506 миллион сум акча ота – джекпотны федераль каналларның берсендә 5 ноябрьдә уйнаталар.

«Россия почтасы» призга ия булган кешенең хәбәр салуын сорый.

Быелның августында Түбән Новгород кешесе дә бәхетле лотерея билеты сатып алган – ир-ат 2 363 48 сум акча откан иде. 

Татар-информ, фото: ntv.ru


Нет комментариев