Россиядә укытучыларга һәм табибларга хезмәт хакын яңача түләргә җыеналар
***
РФ хөкүмәте май аенда Удмуртиядә, Владимир һәм Сахалин өлкәләрендә – укытучыларга, ә Якутиядә, Курган һәм Липецк өлкәләрендә табибларга хезмәт хакы түләүдә яңа алымны тестлаштырырга әзерләнә.
Әлегә барлык нечкәлекләр билгеле түгел, әмма, кайбер тезислар бирелгән. Мәсәлән, табибларның оклад өлеше, аларның хезмәт хакын тотрыклырак итү өчен, 50% тәшкил итәргә тиеш булачак.
Педагоглар һәм табибларның хезмәт хакы реформасы 2021 елдан бирле үткәрелә, ә яңа системага күчү 2027 елга кадәр башкарылырга тиеш. Үзгәрешләр бу өлкәдә эшләүче 5 млн кешегә кагылачак.
Тармак профсоюзларында белдерүләренчә, реформа ярлы һәм бай Россия төбәкләрендә укытучылар һәм табибларның хезмәт хакындагы аермаларны тигезләргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев