Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Россия — АСЕАН саммиты катнашучылары Казанда Сабантуйга барачак

2026 елның 20 июнендә Казанда милли татар халык бәйрәме Сабантуй узачак, анда Россия — АСЕАН саммиты вәкилләре дә катнашачак. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты карарыннан билгеле булды.

Бәйрәмне әзерләү һәм үткәрү турындагы документта 19–20 июнь көннәрендә саммитның мактаулы кунакларын озату һәм утырту пункты бар.

Казанда Сабантуй берничә мәйданчыкта узачак: Мирный һәм Дербышки торак массивларының каенлыкларында, Аккош күле урман-парк зонасында, шулай ук «Казан» Халыкара ат спорты комплексы территориясендә. Бәйрәмне оештыруга якынча 112 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Новости Татарстана

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев