Роспотребнадзор яшел үзәнлеләр өчен консультация үткәрәчәк
Роспотребнадзорның Яшел Үзән территориаль бүлеге кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация үткәрәчәк.
Мөрәҗәгать итүчеләргә сатучыларга яисә хезмәт күрсәтүчеләргә карата дәгъвалар төзүдә, кулланучылар проблемаларын карауда ярдәм күрсәтеләчәк, гамәлдәге законнар нормаларына аңлатмалар биреләчәк.
Консультация 10 сентябрьдә сәгать 10:00дән 12:00гә кадәр Яшел Үзән шәһәре, Первомайская урамы, 14нче йорт адресы буенча (МФЦ) узачак.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев