«Ромашкалы бәхет»
Яшәеш

«Ромашкалы бәхет»

Гаилә елына багышлап, Бишнә авылында «Ромашкалы бәхет» дип аталган кичә оештырганнар. Бәйрәмнең символы булып ромашка чәчәге сайлап алынган. Нәкъ менә әлеге ак таҗлы чәчәкләр гаиләдә бер-береңә булган мәхәббәтне, аклыкны, пакълыкны сурәтли.

Чарага балалар әниләре һәм дәү әниләре белән килгән. Асфальтта рәсем ясау буенча балалар гына түгел, дәү әниләр дә катнашкан. Әниләр кара-каршы тасмалардан чәч үргәннәр.

Кичәдә шулай ук татарча җырлап-биеп күңел ачканнар һәм татлы конфетлар белән тәмле чәй эчкәннәр.


Нет комментариев