Рәхмәт әйтми, ни диярсең?!
«Яшел Үзән» газетасына подписка тулы көченә барган көннәрдә, басмабызга күпләп язылып, башкаларга бүләк итүче абунәчеләребез дә, шөкер, бар.
Әле шушы көннәрдә генә, Региональ хезмәттәшлек һәм үсеш фондының Яшел Үзән филиалы җитәкчесе Светлана Кадыйрова, редакциябез ветераннарына һәм штаттан тыш хәбәрчеләребезгә атап, 32 данә «Яшел Үзән»не яздырды. Редакциябез һәм аның ярдәме белән агымдагы елның икенче яртысында да газетабызны өйләренә алдырачак укучыларыбыз киң күңелле хәйриячебезгә бик рәхмәтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев