Район башлыгы аграрийлар белән очрашты
Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев кырларны карап чыкты.
Бүгенге көндә аграрийлар кукуруз һәм көнбагышны урып-җыю белән шөгыльләнә. Гадәттәгечә, комбайнчылар һәм механизаторлар өчен концертны Норлат мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән иде.
Михаил Афанасьев алдынгыларга акчалата премияләр тапшырды. Аларны алдылар:
- Комбайнчы Фәнис Заһидуллин, "Күгәй" АХҖК;
- Комбайнчы Алмаз Мостафин, «ВЗП Заволжья" ҖЧҖ;
- Комбайнчы Рафил Кадыйров, «ВЗП Заволжья" ҖЧҖ;
- Комбайнчы Зөлфәт Зәйнуллин, «ВЗП Заволжья" ҖЧҖ;
- Комбайнчы Рафис Сәлахиев, «ВЗП Заволжья" ҖЧҖ;
- Комбайнчы Рәмис Гыйләҗев, «ВЗП Заволжья" ҖЧҖ;
- Комбайнчы Алмаз Хәкимуллин, шәхси эшмәкәр «Җиһаншин Д. Г." КФХ башлыгы;
- Комбайнчы Михаил Батманов, «Маевское подворье» ҖЧҖ.
Очрашу барышында Михаил Афанасьев ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Р.Р. Хәбипов белән Zoom платформасында аралашты, анда киңәшмә узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев