Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

РАЙОНЫБЫЗНЫҢ ИҢ УҢГАН ПОЧТАЛЬОНЫ кем ул

Бүгенге көндә, ни кызганыч, почтальоннарыбыз сафлары сирәгәя, ә бит алар газета-журналларга язылучылар өчен генә түгел, авылларда яшәүче олы яшьтәге халык өчен хезмәт күрсәтүче алыштыргысыз кешеләр.

Почтальоннан башка барыбызның да тормышы катлаулана, алар ярдәме белән башкарылып килгән эшләр, көтелмәгән проблемаларга әйләнә. Шуңа күрә почта хезмәткәрләренең кадерен белик.
«Яшел Үзән» газетасына подписка чорында районыбыз почтальоннары үз хезмәтләренең осталары булуларын һәм эшләрен яратуларын исбатлады, кампанияне уңышлы йомгакладык, бик зур рәхмәт аларга!

 

 Хәтерләсәгез, алар арасында да бәйге игълан иткән идек һәм аның нәтиҗәләре турында хәбәр итәбез. Җиде почта элемтәсе бүлекчәсеннән катнашкан 16 почтальон арасыннан түбәндәгеләр җиңүче булды:

I урын – «Абсолют лидер» – «Яшел Үзән» газетасына яздыру буенча сыйфатлы хезмәте
өчен Акъегет җирлегеннән Әлфия Җаббарова бүләкләнә;
 

II урын – «Подписка лидеры» – «Яшел Үзән»гә язылуда инициатива һәм активлык өчен Түбән Урысбага җирлегеннән Гөлгенә Ибәтуллина бүләкләнә;
 

III урын – «Тотрыклы тираж» – «Яшел Үзәнгә» язылу буенча системалы эше өчен Норлат җирлеге почта бүлекчәсе хезмәткәре Әлфинур Хәсәнова бүләкләнә;
Ә инде «Яшел Үзән» газетасына язылуны иң яхшы оештыручы почта бүлекчәсе» бәйгесендә Акъегет җирлеге почта бүлеге җиңүче булды һәм, шулай ук, акчалата бүләкләнә.
 

Хөрмәтле почтальоннар!


Тиешенчә бәяләнми торган авыр хезмәтегездә җиңеллекләр, уңышлар һәм зууур хезмәт хакы телибез! Басма матбугатның яшәве сезнең эшчәнлегегезгә бәйле. Газета-журналлар белән тулы сумкаларыгыз иңнәрегездә җиңел тоелсын, аякларыгыз талмасын, сәламәт булыгыз! Ә бәйгебездә җиңүчеләрне редакциябездә көтәбез. Паспорт, СНИЛС, ИНН онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев