Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Район башлыгы тоткарланган

***

Фотода: Рөстәм Ильясовны (уңда) 2022 елда депутатларга Ленар Закиров (сулда) тәкъдим итә

Актаныш районы башлыгы Рөстәм Ильясов тоткарланган, ул алдап акча үзләштерүдә гаепләнә, дип хәбәр итә «Сhelny-biz.ru.». Кичә аның өендә һәм эш бүлмәсендә тентү узган булган.

Ильясов – тумышы белән Чаллыдан. 2004-2005 елларда Мөслим коммуналь хуҗалыгында, аннары «Мөслим инженерлык челтәре»ндә бүлек җитәкчесе булып эшләгән. Фаил Камаев район башлыгы булган чорда – 2016 елда башкарма комитет җитәкчесе булып Актанышка килә, 2017 елда министрлыктан киткән Энгель Фәттахов өчен урынын бушата. 2017 елда Мөслимгә башкарма комитет урынбасары булып кайта. 2022 елның февралендә кабат Актанышка башкарма комитет җитәкчесе булып килә – ул вакытта район башлыгы Ленар Зарипов иде. Гаиләле, 3 баласы бар.

Хәзер Фаил Камаев та, Энгель Фәттахов та җинаять эшләрендә гаепләнә. Фаил Камаев ришвәт алуда гаепләнә. Ул 14 ноябрьдә гаепләү ягы белән килешүгә барды, гаебен таныды һәм берничә җитәкчегә (аларның исемнәре әйтелмәде) каршы күрсәтмә бирде. Фаил Камаевның берничә эпизоды җиңелрәк маддәгә үзгәртелде, ул өй сагына чыгарылды. Фаил Камаевның килешүгә баруы турында мәгълүмат чыгуга ук, аның белән бергә эшләгән Илнар Фәттаховка – Энгель Фәттаховның улына каршы җинаять эше ачылды.

Энгель Фәттахов ришвәт алуда гаепләнә, инде 4 эпизод бар. Ул гаебен танымый, Чистай изоляторында утыра. Күптән түгел ул СИЗОда аңын югалтып егылуы хакында әйтте.

Интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев