Профсоюз оешмасы активлары киңәшмәгә җыелды
Яшәеш

Профсоюз оешмасы активлары киңәшмәгә җыелды

Яшел Үзәннең Горький исемендәге мәдәни үзәгендәда РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы профсоюз активының зона семинар-киңәшмәсе узды.

Татарстанның биш районы вәкилләренә сәламләү сүзе белән Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев мөрәҗәгать итте.

 

- Профсоюз һәрвакыт җәмгыять тормышында мөһим роль уйнады һәм бүген монда республикабызның 8 муниципаль берәмлегеннән активистлар җыелды. Җаваплы хезмәтегез һәм ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә! - диде район башлыгы.

 

Профсоюзның Татарстан республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова республика профсоюзларының эшенә йомгак ясады. Иң-иңнәргә Мактау грамоталары тапшырылды.


Нет комментариев