ПОЗиС хезмәткәрләре кабат җиңүче
POZIS командасы «Время первых» эшче һәм инженер һөнәрләре чемпионаты нәтиҗәләре буенча лидерлар өчлегендә
Яшь белгечләр күп функцияле мобиль офис булдыру проекты өчен «Тормыш циклы белән идарә итү» компетенциясендә бронза яулады.
Идея конструкторлык эшләнмәләре, чикләнгән ресурслар шартларында югары проектлау осталыгы һәм куелган бурычны хәл итүдәоригиналь якын килүе өчен экспертлар тарафыннан югары бәяләнә.
ПОЗиС белгечләренә 300 м² мәйданда 50 хезмәткәрне һәм шул ук санда җиһазландырылган эш урыннарын, шулай ук сөйләшүләр һәм ял бүлмәсен сыйдыра торган күп функцияле мобиль офис булдыру проектын эшләргә туры килә. Бу мәсьәләне хәл итү өчен базарның яңа продуктка ихтыяҗын анализлау, көндәшләрне өйрәнү, яхшырак технологик чишелеш табу кирәк иде.
«ПОЗиС» инженерларының уникальлеге – команданың тиз монтажлауга исәпләнгән югары мобильле, максималь уңайлы, гамәли һәм арзан офис булдыруында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев