Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пилотсыз оча торган аппаратларны санкцияләнмәгән куллану өчен җаваплылык каралган

РФ Президентының 2022 елның 19 октябрендәге 757нче Указы нигезендә, 2022 елның 25 ноябреннән махсус режим юкка чыгарылганчыга кадәр пилотсыз һава судноларын очыруга карата тыю кертелгән. Дәүләт органнары тарафыннан кулланылган БПЛАлар гына искәрмә булып тора.

Яшел Үзән муниципаль районы хакимияте пилотсыз оча торган аппаратларны санкцияләнмәгән куллану өчен җаваплылык каралуы турында хәбәр итә.

Әлеге шартлар үтәлмәгән очракта бик зур штрафлар каралган. Режим вакытында БПЛАларны кулланган гражданнарга кисәтү ясалырга яисә 1 меңнән алып 4 мең сумга кадәр штраф салыныр­га мөмкин. Ә менә вазифа үтәүче затлар өчен ул – 15тән алып 40 мең сумга кадәр, юридик затларга – 200дән алып 300мең сумга кадәр.

Хокук бозу кабатланса, гражданнар өчен штрафлар – 5 мең сумга кадәр, оешмаларга 500 мең сумга кадәр арта (ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексының 2.21нче маддәсе).
Әгәр дә дронны рөхсәтсез очыру нәтиҗәсендә һәм саксызлык буенча кешеләр сәламәтлегенә зыян яисә үлемгә китерелгән очракта – 5 елга кадәр, әгәр дә 2 һәм аннан күбрәк кеше зыян күргәндә 7 елга кадәр иректән мәхрүм ителү каралган (РФ УКның 271.1нче маддәсе).

Пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) очканда автомат рәвештә, яисә идарә пунктыннан оператор тарафыннан яисә ике ысул белән дә идарә ителә ала. Шулай итеп, радиоидарә итү нәтиҗәсендә яисә компьютер ярдәмендә оча торган бөтен җайланмалар да пилотсыз очу аппаратлары дип атала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев