Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Россиядә пенсияләрнең нинди төрләре бар һәм аларның исәп-хисап шартлары нинди?

Пенсия – эшләмәүче һәм эшләүче пенсионерлар, инвалидлар һәм гражданнарның башка категорияләре өчен мөмкин булган социаль ярдәмнең мөһим өлеше.

Төрләре:

Иминият (страховой) – картлык, инвалидлык яки туендыручысын югалту буенча билгеләнә. Аның күләме һәм хокукы алучының яшенә, стажына һәм пенсия балларына бәйле.

Тупланма – эш бирүчеләрнең иминият кертемнәре исәбенә булдырыла торган пенсия тупланмаларыннан айлык гомерлек түләү (түләүләр 2025 ел ахырына кадәр туктатып торыла).\

Социаль – җитәрлек иминият стажы булмау сәбәпле, иминият пенсиясенә хокук алмаган хезмәткә сәләтсез кешеләргә түләнә.

Дәүләтнеке – картлык, инвалидлык, туендыручысын югалту яки тиешле еллар эшләгән өчен дәүләт, хәрби хезмәткәрләргә, космонавтларга, очучы-сынаучыларга һәм башка категорияләргә билгеләнә.

2025 елда күләме

2025 елда эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларга түләүләр 9,5%ка индексацияләнде. Шул ук вакытта бер пенсия баллын 145,69 сумга кадәр күтәрделәр, 1 апрельдән социаль пенсияләр дә артты.
2025 елда 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар һәм I төркем инва­лидлар өчен өстәмә түләү автомат рәвештә гариза бирмичә билгеләнә. Әлеге түләү ел саен индексацияләнә.

Айлык түләү

Иминият пенсиясе – иминиятләш­терелгән гражданнарга картлык яки инвалидлык аркасында хезмәткә сәләтен югалтуны компенсацияли торган айлык акчалата түләү.

Картлык буенча

Пенсия билгеле бер яшькә җиткәч, стаж һәм коэффициент җитәрлек булганда бирелә. 2019 елдан 2028 елга кадәр күчеш чоры гамәлдә – Россиядә пенсия яше акрынлап арта бара:

  • хатын-кызлар – 55 яшьтән 60 яшькә кадәр
  • ир-атлар – 60 яшьтән 65 яшькә кадәр

2024 елда пенсиягә 58 яшьтәге (1966 елда туган) хатын-кызлар һәм 63 яшьтәге (1961 елда туган) ир-атлар чыкты. Алар иминият пенсиясен 15 ел стаж тупланган, ә иминият коэффициенты 28,2дән түбән булмаган очракта ала.
2025 елдан пенсиягә чыгуга таләпләр үзгәрде. Шәхси пенсия коэффициенты (ИПК) суммасы – 30, ә хезмәт стажы 15 ел булырга тиеш.

2025 елда картлык буенча пенсиягә, пенсия реформасының күчеш чоры аркасында, беркем дә чыкмаячак. Чираттагы алдагы күчеш чорында — 1967 елгы хатын-кызлар һәм 1962 елгы ир-атлар, аларга 59 һәм 64 яшь тулган булырга тиеш. Алар пенсиягә 2026 елда чыга алачак.

2025 елда хокуклары булып та элек пенсиягә чыкмаган гражданнар, шулай ук вакытыннан алда пенсия алучылар чыга ала.

Ничек исәпләргә

Моның өчен иминиятләштерелгән кешенең пенсия коэффициентын белергә кирәк. Мәгълүматларны Россия Социаль фонды сайтында яки Дәүләт хезмәтләрендәге «Эш һәм пенсия» бүлегендә карарга мөмкин.

Исәпләү өчен гражданинның агымдагы пенсия коэффициентын аның бәясенә тапкырларга, ә алынган нәтиҗәгә фиксацияләнгән түләү күләмен өстәргә кирәк. Инвалидлык һәм туендыручыны югалту буенча пенсия өчен билгеләнгән түләү күләме инвалидлык төркеменә һәм югалган туендыручылар санына карап билгеләнә.
2025 елда ИПК күләме – 145,69 сум, ә фиксацияләнгән түләү – 8 907,70 сум.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев