Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Парларыгыз җиңел булсын

Июль аенда мунча һәм миллек турында да телгә алмыйча булмый.

Безнең якларда «миллек» сүзен кулланмасалар да, әдәби телдә әйткәч, шулай яздык. Алайса «себерке» дигәч, әллә кемнәр турында уйлаучылар бар икән. Бездә гомер-гомергә мунча себеркесе диләр, белмим, бөтен кеше дөрес аңлый.
Әзерләдегезме әле, дуслар? Бәлки җыенучылар гына да бардыр. Кыш ларын хуш исләр таратырдай, тәнгә генә түгел, җаннарга шифа һәм сихәт бирердәй миллек әзерләмичә калу – әрәм җәй. Чабынып мунча керү бөтен организмга файда. Миллек пар күтәрү өчен генә түгеллеген һәркем белә. Алар ярдәмендә тире чис тара, тәндәге токсиннар чыга, организм шлаклардан арына, сулыш алу сис темасы эшчәнлеге яхшыра, иммунитет ныгый.
Миллекне бик күп төрле яки катнаш итеп бәйләргә була. Без күбрәк каенныкына өстенлек бирәбез бит инде һәм менә аны карлыган ботагы, бөтнек, әрем һәм башка җаныгыз теләгән шифалы үсемлекләр белән аралаштырсагыз, мунчагыз хуш исләр белән тулыр. Кемдер киптерә, ә кемнәрдер хәзерге заман мөмкинлекләреннән файдаланып, катырып та сак лый башлады. Соңгысы инде кыш көне дә бүген җыйган кебек тоелачак. Сәламәт булыгыз, җиңел парлар сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев