Өстәмә акча эшләргә теләгән декрет ялында булган 30 яшьлек хатын мошенниклар тозагына эләккән
Яшәеш

Өстәмә акча эшләргә теләгән декрет ялында булган 30 яшьлек хатын мошенниклар тозагына эләккән

Эчке эшләр бүлегендә 34 җинаять теркәлгән. Шуларның 26сы – шәһәрдә, 8е районда булган.

11 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 талау, 19 урлау, 10 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 очрак булган.
 

▶ Энгельс урамындагы кибеттән бер ир ачыктан-ачык 1299 сумлык бренди эчемлеген урлап алып чыккан. Моны беркайда да эшләмәүче 46 яшьлек ир кылган.
 

▶ «Зеленодольск» сәнәгать мәйданы складыннан билгесез зат 453935 сумлык видеорегистраторлар урлаган.
 

▶ Декрет ялында булган 30 яшьлек хатын-кызны билгесез зат Телеграмм-канал аша өстәмә акча эшләүне тәкъдим итеп алдаган. Нәтиҗәдә, 520008 сум акча урланган.
 

▶ Бакый Урманче урамындагы кибеттән 10 мең сумлык товар урлаганнар. Моның буенча 53 яшьлек ир шик астына алынган. 

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды


Нет комментариев