Осиновода милли мәдәниятләрнең муниципаль фестивале узды
Яшел Үзән районы Осиново бистәсендә үзенчәлекле чара узды.
Карпов исемендәге лицейда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына, шулай ук Балаларны яклау көненә багышланган "Чикләрсез Дөнья" милли мәдәниятләр фестивалендә дистәләрчә катнашучы җыелды.
- Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм осиноволылар исеменнән сезне әлеге күркәм бәйрәмнең ачылуы белән котлыйм! Биредә төрле халыклар вәкилләре тату аралашу, бердәмлекне ныгыту, Татарстан Республикасының күпмилләтле мәдәниятен саклап калу һәм популярлаштыру өчен җыелдык, - дип сәламләде очрашуда катнашучыларны Осиново бистәсе башлыгы Альберт Сәлимов.
Лицей холлында рус, татар, удмурт, әзербайҗан, мари, вьетнам кухняларының милли ризыклары тәкъдим ителде, Яшел Үзән районы мәгариф учреждениеләренең иҗади күргәзмәсе эшләде.
Бәйрәм кунаклары өчен авыл һәм районның балалар коллективлары чыгыш ясады.
Бу хакта район Советы матбугат үзәге хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев