Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Осиновода коры үләнгә ут төртү аркасында янгын чыккан

12 – 18 майда Яшел Үзәндә «01» хезмәтенә 3 янгын чыгу турында хәбәр килгән.

Осиновоның Спортивная урамында 50 квадрат метрда коры үлән янган.

Бритвино авылының Б.Красная урамындагы дача йортында янгын, якынча ясалган нәтиҗәләргә караганда, билгесез затларның ут белән саксызлыгыннан чыккан. Йорт, янкорма, мунча, сарай янып, 106 квадрат метрга зыян килгән.

Васильевоның «Мичурин исемендәге бакча» җәмгыятендәге 186нчы участокта бәдрәфкә ут капкан. Янгынны хуҗасы «01» хезмәте килеп җиткәнче үзе сүндергән.

Фото: freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев