Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Осиново лицеенда МХО катнашучыларының балаларын Яңа ел белән тәбрикләделәр

Яңа ел алдыннан Карпов исемендәге Осиново лицеенда әтиләре бүгенге көндә хәрби бурычларын махсус хәрби операция зонасында үтәгән балалар белән очраштык.

 

Әлеге балалар укуда, иҗади конкурсларда һәм спорт ярышларында яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Укучыларны якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа белән котладык, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм муниципалитет исеменнән бүләкләр тапшырдык.

Бу районда МХО катнашучыларның гаиләләре белән планлаштырылган очрашуларның берсе генә әле, алар алга таба да дәвам итәчәк.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек һәм ышаныч телим: Җиңү безнең якта булачак!

Михаил Афанасьев, Зеленодольск муниципаль район башлыгы, Зеленодольск мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев