Осиново авыл җирлегендә күчмә флюорограф эшли башлаячак
Флюорограф 12-16 август көннәрендә Осиново авылы Осиново урамы, 36 йорт адресы буенча җирле поликлиника янында урнашачак.
Эш графигы: 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр.
Флюорографияне поликлиникага беркетелгән кешеләр үтә ала. Үзегез белән паспорт, медицина полисы, СНИЛС, алдагы флюорография нәтиҗәсе булырга тиеш.
Тулырак мәгълүматны белү өчен регистратура телефонына шалтыратырга мөмкин: 2-01-18.
Исегезгә төшерәбез, флюорография – үпкәләрнең авыруларын вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә торган диагностик метод. Аны елына бер тапкыр унбиш яшьтән өлкәнрәк булган һәр кешегә үтәргә кирәк.
ЦРБ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев