Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өендә газ булган һәркем өчен мөһим

2023 елның 31 декабренә кадәр газ бүлү оешмасы белән газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау килешүләрен яңадан төзергә кирәк

Яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнү урынына күп кенә яшел үзәнлеләр сәгатьләр буе чиратта тора. Газ артыннан, дөресрәге, өйдә газ җиһазларына хезмәт күрсәтү турында килешү төзү өчен. Сәбәбе –­ мондый килешүне яңадан төзүнең ашыгычлыгы турында бөтен респуб­лика халкы алган хәбәр. Анда килешүне яңарту вакыты 2024 елның ­­­­1 гыйн­варына кадәр диелә.

1 сентябрьдән 71нче номерлы Федераль Закон үз көченә керде, – дип шәрехли «Зеленодольскгаз» йорт эчендәге газ җиһазлары хезмәте башлыгы Илфар Шәрипов. – Хәзер барлык газ җиһазларына хезмәтне ГазпромТрансгазКазан күрсәтәчәк. Кабат килешү төзү өчен бер генә йорт хуҗасы кирәк.

Шулай ук «Зеленодольск­газ» хезмәткәрләре паникага бирелмәскә чакыра, чөнки зур күләмгә бәйле рәвештә, килешүләрне яңарту 2024 елның февраленә кадәр дә мөмкин булачак.

Шулай да, озакка сузарга ярамый: гражданнарны административ хокук бозулар кодексының 9.23нче маддәсенең 2нче өлеше буенча җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Мәсәлән, милекчегә килешүне имзалаудан баш тарткан өчен 1-2 мең сум, юридик затка 40 мең сумнан башлап штраф түләргә туры киләчәк, дип яза «Российская газета».

Укучыларыбызда туган, иң киң таралган сорауларга җавап бирик.

Моны һәркем эшләргә тиешме?

Газлаштырылган күпфатирлы һәм шәхси йортлардагы барлык торак хуҗалары, шулай ук идарәче компанияләр 2024 елның 1 гыйнварына кадәр төзелгән килешүләрне яңартырга тиеш.

Яңа килешү өчен түләргә кирәкме?

Килешүне рәсмиләш­терү өчен түләү алынмый. Газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү прейскурант нигезендә түләнә.

Килешүне ничек һәм кайда яңадан төзергә?

Килешүне «Зеленодольскгаз»ның абонент бүлекләрендә, Озерная урамы, 32а (эш режимы – дүшәмбе – җомга: 8.00 – 20.00, шимбә: 8.00 – 17.00), Б.Урманчы урамы, 2 (эш режимы – дүшәмбе – җомга: 8.00 – 17.00, шимбә: 8.00 – 14.00) адреслары буенча яңадан төзергә мөмкин.


Авыл халкы өчен күчмә хезмәт оештырылачак, алар әлеге килешүләрне авыл мәдәният йортларына килеп төзи алачак. Бу хезмәтнең сезнең авылга кайсы көнне киләчәген авыл җирлекләрендә хәбәр итәчәкләр.

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, хезмәткәрләр өйгә килсен өчен, 8(84371)4-36-30 телефон номеры буенча заявка калдырырга хокуклы.

Үзең белән нинди документлар алырга кирәк?

Паспорт. Милекче үзгәргән очракта, паспорттан тыш, торак бинаның милек хокукын яки найм хокукын раслаучы документ та кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев