Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Өч федераль юл өзлексез контроль системасына кертелде

Федераль билгеләнештәге  “Мәскәү – Уфа”, “Казан – Оренбург” һәм “Казан – Ульяновск” юлларында барлык транспорт чаралары хәрәкәтенең  билгеләнгән тизлеген өзлексез контрольдә тоту системасы файдалануга тапшырылды.

Автомат режимда эшли торган 100 прибор 900 чакрымнан артып киткән гомуми озынлыктагы  автоюлларның 290 участогын  контрольдә тота. Датчиклар  үзара берләштерелгән һәм тиз арадагы һәм уртача тизлекне  фиксацияли, хәрәкәт маршрутының бөтен зонасын да үз эченә ала.

Сер түгел, фото- һәм видеофиксация комплекслары җайланмаларының урыннарын ачыклау максатыннан машина йөртүчеләрнең күбесе  “радар-детекторлар”дан,  фото һәм видеофиксация комплекслары  урнаштырылу турында  мәгълүмат кертелгән карталардан һәм башка мобиль кушымталардан файдалана. Әлеге җайланмаларны практикада кулланып, ваемсыз машина йөртүче үзенең кагыйдә бозуын дәвам итә. Өзлексез контроль тәэмин итә торган система  андый очракларга юл куймый, юлның барлык участокларында да автомобильчеләрнең законга ярашлы йөрүен  стимуллаштыра.

Агымдагы елда мондый системаны  Татарстан Республикасының  Казан-Шәмәрдән, Чистай - Түбән Кама, Казан - Малмыж, Яр Чаллы – Зәй- Әлмәт, Саескан тавы – Шәле автоюлларында да урнаштыру күздә тотыла.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ ЦАФАП 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев