Атна дәвамында башкала белгечләре авыл җирлегендә яшәүчеләрне диспансеризациянең икенче этабы кысаларында, диспансер күзәтүе кысаларында яки участок терапевтының күрсәтмәләре буенча кабул итәчәк.
Кабул итә торган белгечләр арасында: кардиолог, невролог, эндекринолог, гинеколог, уролог, офтальмолог, гастроэнтеролог, онколог, травматолог бар. Моннан тыш, кан тамырлары, эхокардиоскопия һәм лаборатор тикшеренүләр үтәргә мөмкин булачак.
Поликлиника Норлат авылы Фәйзуллин ур., 17 адресы буенча җирле мәдәният йорты янында урнаштырылган.
Эш вакыты: дүшәмбе – җомга сәгать 8:00дән 14:00гә кадәр.
ЦРБ
Нет комментариев