Муса Җәлил исемендәге лагерьда профилактик әңгәмә үткәрделәр
Әңгәмә дусларча атмосферада узды, балалар фикер алышуда актив катнашты һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.
Бүген Муса Җәлил исемендәге лагерьда өстәмә белем бирү педагогы Маслова Динара «Яшүсмерләргә тәмәке (шул исәптән, электрон тәмәке) тартуның зыяны» дигән темага профилактик әңгәмә уздырды.
Әңгәмә барышында сәламәтлек өчен тәмәке тартуның тискәре яклары, шулай ук электрон тәмәкенең үсмер организмына йогынтысы каралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев