***
- Чарада катнашучылар тынычлык, дуслык, толерантлык турында фикер алыштылар. "Тынычлык күгәрчене" дигән гыйбарәнең кайдан барлыкка килүен, Бөек Ватан сугышы вакытында почта күгәрчененең роле турында да белделәр. Шулай ук алар үзләре яшәгән җирне, табигатьне яратырга, тынычлыкны, дуслыкны, үз гаиләләрен хөрмәт итәргә кирәк икәнен аңладылар. Мастер-класста яшүсмерләр күгәрченнәрне кәгазьдән кайчы, клей кулланмыйча гына этаплап бөгәргә өйрәнделәр. Чараның максаты – яшүсмерләрдә патриотизм, батырлык, теләктәшлек, толерантлык хисләре тәрбияләү иде, - дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.
Нет комментариев