Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәүлид ае мөбарәк булсын!

Ислам дөньясында Рабигыль-әүвәл ае бара.

 Бу ай бер кешелек өчен генә түгел, барча галәмнәргә иң соңгы һәм иң өстен Илче буларак җибәрелгән, Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте булып килгән Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көнен билгеләүче Мәүлид ән-Нәби белән истәлекле, башкача аны Мәүлид ае дип тә йөртәләр. Рәсүлебезнең туган көне Рабигыль-әүвәл аеның 11еннән 12сенә каршы киченә, ягъни быел 28 октябрьнең киченә туры килде.

Мәүлиднең асылы нидә булуы турында без Яшел Үзән муниципаль районы мөхтәсибе имам-хатыйб Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин белән сөйләштек. Ул соңгы пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләлаһү галәһи вә сәлләм шушы айда туган булганга күрә, бу вакытта аның тормышын, сыйфатларын өйрәнергә кирәклеген әйтеп узды. Аллаһ Тәгалә Рәсүленең тормышы һәм пәйгамбәрлек миссиясенә бәйле могҗизалы вакыйгалар бик күп. Пәйгамбәребез бик дәрәҗәле нәселдән булып, аны бөтен диннәр дә хөрмәтләгән.

Мәүлид көнен билгеләп үтү Пәйгамбәрнең тормышын, эшчәнлеген бәян итү, аны олылау, Коръән аятьләре, догалар, вәгазьләр укуны үз эченә ала. Пәйгамбәребезнең камил сыйфатлары һәм күркәм холкы турында сөйләүләр дә тәрбияви әһәмияткә ия. Мәүлид мәҗлесләре уздыру – кешеләрне Аллаһка, дингә өндәү өчен зур форсат.

Хәзрәт искәрткәнчә, Рәсүлебезгә мөмкин кадәр күбрәк салават әйтергә кирәк. Пәйгамбәребезнең исеме әйтелгән саен салават әйтүнең хикмәте зур. Шуңа да инде Мәүлид бәйрәмен салаватлар әйтеп, изгелек кылып, хәер-сәдакалар биреп, коръән ашлары уздырып үткәрү мәслихәт.
Пәйгамбәребезнең күркәмлеге турында сөйләп, аңа мактаулар җиткереп, яшь буынга сөйләү дә бик күркәм гамәл. Чөнки яшьләр арасында Пәйгамбәребезнең исемен дә хәтта белмәүчеләр бар.

– Мәүлид аенда Рәсүлебезгә мактаулар әйтеп, холык-гамәлләребездә аңа охшарга омтылырга кирәк. Аллаһ Тәгалә безнең үзенең һәм Пәйгамбәренең мәхәббәтенә лаек, кылган гыйбадәтләребезне кабуллардан, җәннәттә Рәсүлебез белән бергә булырга насыйп итсә иде. Мәүлид ае мөбарәк булсын! – дип теләкләрен җиткерә Габделхәмит хәзрәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев