Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев Яшел Үзәннең социаль учреждениеләрендә капиталь ремонт барышын тикшерде

Шәһәр мэры мәгариф һәм спорт объектларын, хәрби комиссариат бинасын карады, шулай ук Рогачёв-Паратская урамындагы күп фатирлы торак йортны төзү барышын тикшерде.

161 фатирлы йорт төзелеше 2022 елда "ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды" программасы буенча башланды. Объектны агымдагы елның октябрендә тапшыру планлаштырыла.

Хәзерге вакытта хәрби комиссариат бинасында эчке инженер системасын монтажлау, җиһазларны һәм интерьерны алыштыру эшләре төгәлләнә. Планда тирә-юньне төзекләндерү каралган.

4нче мәктәптә дә капиталь ремонт дәвам итә. Биредә түбә, фасад, керү төркемнәре, инженерлык челтәрләре, стеналар, түшәмнәр, идәннәр, җылыту системалары ремонтланды.

14нче лицейда һәм Н.А.Катин исемендәге 17нче мәктәптә ашханәләр ремонтлана. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, туклану нокталарын яңарту Яшел Үзән районы мәктәпләрендә ел саен үткәрелә, бу муниципалитет җитәкчелеге эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе.

Карл Маркс урамындагы көрәш мәктәбе дә яңартыла. Бинаны капиталь ремонтлауның беренче этабы 2023 елда төгәлләнде, түбә һәм ике спорт залы ремонтланды. Быелгы эшләрне август ахырына кадәр тәмамларга планлаштыралар. Бүлеп бирелгән акчаның гомуми күләме 50 млн. сум тәшкил иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев