Михаил Афанасьев Яңа ел алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарында булды
Яңа ел алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары Латыйпов Әхәт Таһир улы һәм Левагин Николай Васильевичның хәлен белештек.
Әхәт Таһир улына 101 яшь. Ул Әлки районының Алпар авылында туа, 1942 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла. Курск дугасы янындагы сугышларда катнаша. Озак вакытлар Әйшә автотранспорт предприятиесендә баш инженер булып эшли. 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "Жуков" медале белән бүләкләнгән.
Николай Васильевичка 99 яшь. Ул 17 яшендә сугышка алына. Монголиягә җибәрелгән махсус инженер-техник батальонга эләгә. 20 ел дәвамында Горький исемендәге заводта 1нче номерлы металл цехта, ә аннары 16нчы номерлы цехта эшли, заливщиктан алып цех башлыгы урынбасарына кадәр юл уза. Яшел Үзәннең мактаулы гражданины. II дәрәҗә "Ватан сугышы" ордены, "Жуков" медале, "Японияне җиңгән өчен" медале белән бүләкләнгән.
Ветераннарыбыз белән аралашу - ул бәяләп бетергесез минутлар, игелекле, уңай хис-кичерешләр, зирәклек һәм тормышка чын мәхәббәт үрнәге!
Якынлашып килүче Яңа ел белән! Исәнлек-саулык телибез!
Михаил Афанасьев, Зеленодольск муниципаль район башлыгы, Зеленодольск мэры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев