Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мишустин1 сентябрьгә кагылышлы яңалык җиткерде

Премьер Михаил Мишустин белдергәнчә, хакимиятләр 1 сентябрьдә Россия мәктәпләрендә уку елын гадәти, көндезге режимда башларга әзерләнә.

 "Хәзер вәзгыять төрлечә төзелә, әмма тулаем алганда, мин ишетә торган докладлардан - гомумән алганда, без нормаль 1 сентябрьгә әзерләнәбез", - диде премьер, Дәүләт Думасында чәршәмбе көнне хисап барышында депутатлар сорауларына җавап биреп.

Мишустин билгеләп үткәнчә, Россия мәгариф системасы 1 сентябрьгә әзерләнә, укуны ничек башлау турындагы карар һәр төбәктә, дәүләт санитария табиблары вәзгыятеннән һәм тәкъдимнәреннән чыгып, аерым кабул ителәчәк.

"20 августта һәр төбәк буенча карар кабул ителәчәк. Мин ышанам ки, без мәҗбүри дистанцион аралашуны минимальләштерәбез һәм нормаль рәвештә, кешечә үз балаларын мәктәпкә җибәрәчәкбез", - диде ул. Беренче сыйныфка, 1 сентябрьдә 1,5 млн беренче сыйныф укучысы барырга әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев