Мирный микрорайонында Республика онкология диспансерының күчмә маммографы эшли башлады
20-22 августта Мирный микрорайонында Республика онкология диспансерының күчмә маммографы эшләячәк. Җайланма 3нче поликлиника янәшәсендә урнашачак.
Биредә 40 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар диспансеризация кысаларында маммография уза алачак.
Эш сәгатьләре:
- 20 август - 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр.
- 21 август - 8.15 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр.
- 22 август - 8.15 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр.
Алдан 13нче номерлы кабинеттан юллама алырга кирәк. Шулай ук үзегез белән паспорт, полис һәм СНИЛС булырга тиеш.
ЗЦРБ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев