Минниханов Россия – АСЕАН саммитының чит ил кунакларын озатты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Россия – АСЕАН саммиты катнашучыларының бер өлешен озатты. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең МАКС каналында хәбәр итте.
Фотода, аерым алганда, Сингапур Премьер-министры Лоуренс Вонг, Көнчыгыш Тимор Премьер-министры Кай Рала Шанана Гужмао һәм Лаос Премьер-министры Сонсай Сипхандон бар. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов АСЕАН Генераль сәркатибе Као Ким Хорнны да озатты.
Татарстан Рәисе мактаулы кунакларга Казанга килгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Делегация башлыклары үз чиратында Татарстан башкаласында күрсәтелгән кунакчыллыкны һәм җылы кабул итүне билгеләп үттеләр, шулай ук саммитны оештыру дәрәҗәсен югары бәяләделәр.
Саммитның төп өлеше кичә тәмамланды. Кайбер АСЕАН илләре делегацияләренең Казанда Сабантуйда катнашу өчен калулары билгеле булды.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев