Михаил Афанасьев Акъегет авылында яшәүчене 85 яшьлеге белән котлады
Саймә Борһан кызы гомер буе Акъегет авылының Киров исемендәге колхозында баш хисапчы булып эшләгән.
Аның гомуми эш стажы 54 ел тәшкил итә! Ул "ТАССРның атказанган икътисадчысы" бүләге белән билгеләнгән. Моннан тыш, Саймә Җиһаншина - Яшел Үзән районында “Бердәм Россия” партиясенең иң өлкән әгъзасы.
Юбилярга үзенең котлауларын район җитәкчесе Михаил Афанасьев җиткерде.
- Бу искиткеч бәйрәм Сезгә яңа көч бирсен, тормышыгызны шатлык белән тулыландырсын, сезне кадерле һәм якын кешеләрегезнең яратуы һәм кайгыртучанлыгы белән җылытсын. Ныклы сәламәтлек, иминлек һәм оптимизм телим! - диелгән котлауда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев