Мичләрне төзү һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә килеп чыккан коточкыч янгында, 51 яшьлек хуҗабикәнең гәүдәсен табып алалар
Тукай районында төнлә дача йортында 51 яшьлек хатын-кыз янган
«Прибрежный» бакчачылык ширкәтендә янгын турында хәбәр 5 ноябрьгә каршы төндә килә. Ачыкланганча, янгын мансардалы бер катлы бакча йортында булган.
Янган конструкцияләрне тикшергәндә янгын сүндерүчеләр йортның 51 яшьлек хуҗабикәсенең гәүдәсен табалар.
Янгынның сәбәбе - мичләрне төзү һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу дип фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев