Мәхәббәтне саклый алмадык
Икебез дә бик нык ялгыштык без...
Очрашудан калган хисләрдән соң,
Гомер буе сине яраттым.
Хәтта күз алдыма син килгәчтен,
Моңлы хисләремне тараттың.
Соң шул инде хәзер, соңга калдык...
Тик истәлек булып калдың син.
Яшьлекләрнең шул истәлекләрен
Оныта алмыйм әле һаман мин.
Мин бит инде хәзер горур түгел,
Элек булган сыйфат юк миндә.
Аңлый алмадык шул ул вакытта
Ялгышларны, мин дә һәм син дә.
Икебез дә бик нык ялгыштык без,
Мәхәббәтне яклый алмадык.
Бер-беребезгә үпкәләгән булып,
Мәхәббәтне саклый алмадык.
Без бит инде хәзер ике ярда,
Арабызда безнең зур сулар.
Ярга килеп бәрелгән дулкыннар –
Әйтерсең лә безнең ярсулар.
Люция Зиннәтуллина.
Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев