Мәхәббәт һәм ярдәм декадасы: Татарстанда үзенчәлекле балалар өчен компьютер сыйныфы ачылды
1-10 декабрьдә Татарстанда бөтен җәмәгатьчелекне ярдәмгә мохтаҗларга игътибар һәм кайгырту күрсәтүне берләштерүче инвалидлар ункөнлеге уза.
Яшел Үзәннең «Ышаныч» («Доверие») тернәкләндерү үзәгендә яңа компьютер классын ачу тантанасы булды. Бу мөһим вакыйга олы йөрәкле, игелекле хәйриячеләр ярдәмендә булдырылды, алар мөмкинлекләре чикләнгән балаларга укыту өчен 7 берәмлек техника бүләк итте. Яңа компьютердагы һәр төймә – балалар өчен ачышлар һәм казанышларга бай киләчәккә таба атлау мөмкинлеге ул.
Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, ачылышта катнашып, иганәчеләргә рәхмәт белдерде.
– Минем Яшел Үзән РЭСы Идел буе электр челтәрләре компаниясенә һәм шәхсән аларның җитәкчесе Әнвәр Әхмәтҗановка, битараф булмавыгыз һәм аерым ихтыяҗлары булган балаларыбызның һәрьяклап үсешенә игътибарыгыз өчен, чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә, – диде ул. – Безнең заманда компьютер технологияләре өлкәсендә белемгә ия булу аеруча мөһим һәм мин ышанам, яңа мөмкинлекләр балалар алдында күп ишекләр ачачак.
«Ышаныч» («Доверие») тернәкләндерү үзәге директоры Гөлнара Кәримова үзәккә ярдәм итүчеләргә, шулай ук, ихлас рәхмәтләрен җиткерде.
– Без Зеленодольск РЭСы һәм район башлыгы булышлыгын бик югары бәялибез. Сезнең безгә күрсәткән ярдәмегез бәяләп бетергесез һәм без балаларыбыз хакына армый-талмый хезмәт итәргә вәгъдә бирәбез, – диде җитәкче.
Яшел Үзән РЭС җитәкчесе Әнвәр Әхмәтҗанов, үз чиратында, команда һәрвакыт ярдәм кулы сузарга һәм әңгәмәгә әзер, дип ышандырды. Үзәктә шөгыльләнүче балаларны әлеге заманча сыйныфта компьютерларда эшләү күнекмәләренә «Сабиль» хәйрия фонды җитәкчесе Алмаз Минһаҗев өйрәтәчәк.
Үзәктә тәрбияләнүчеләр арасында ике яшеннән «Доверие»га йөрүче 17 яшьлек Гадел Газизов та бар. Ул төрле түгәрәкләрдә һәм остаханәләрдә актив катнаша, шулай ук дәвалана. Гадел болай ди: «Бездә хәзер компьютер классы булуга мин бик шат. Биредә алган белемнәр миңа киләчәктә ярдәм итәчәк. Мин үсү өчен барлык төркемнәргә язылырга тырышам!» Табибларның Гадел өчен фаразлары яхшы – тернәкләндерү барышында уңай нәтиҗәләргә ирешелгән һәм ул социализацияләнгән. Гаҗәеп ачык егет, Аллаһ Тәгалә аның тормышында барысын да уңай итсен.
Компьютер классын ачудан тыш, Михаил Афанасьев Үзәк буйлап экскурсия үткәрде, анда физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бассейн төзү буенча йөкләмәләр бирелде. Бу – балаларга уңайлы шартлар тудыруга, аларның физик активлыгын үстерергә мөмкинлек бирә торган мөһим адым.
Тернәкләндерү үзәгендә булганда, «Ышаныч» («Доверие») хезмәткәрләре эшенең бәяләп бетереп булмаслык мөһимлеген тойдым. Аларның җылы йөрәкләре һәм эшкә тугрылыклары балаларның елмаюларын бераз яктырак, ә тормышларын яхшырак итә. Бу үзенчәлекле көнне алар, сәламәтлекләре чикле балаларга омтылышларында, хыялларында ярдәм итеп һәм илһамландырып, дөньяны яхшы якка үзгәртергә мөмкин икәнлеген күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев