Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Матурлык уколы» ясаткан кызның бер күзе сукырайган

Волгоград өлкәсендә косметологка барганнан соң, бер хатын-кызның күзе сукырайган.

Ул «матурлык уколлары» ясаткан булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте. Соңрак ачыкланганча, аңа хезмәт күрсәткән косметологның лицензиясе дә булмаган. Җинаять эше ачылган.

«Россия Тикшерү комитетының Волгоград өлкәсе Тикшерү идарәсенең Волжский шәһәре буенча тикшерү бүлеге 37 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше ачты. Ул «кулланучыларның сәламәтлек иминлеге таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү»дә шикләнелә», – дигәннәр Тикшерү комитетында.

Әлеге косметологка мөрәҗәгать иткән хатын Волжский шәһәрендә яши. Ул маңгаендагы һәм кашлар арасындагы мимик җыерчыкларын бетерергә тели. Ләкин, косметик процедура ясаганда, аның бер күзе сукырая.

Моңа кадәр Дагыстанда өйдә косметология процедурасы ясаганда бер кыз үлүен хәбәр иткәннәр иде. «Матурлык уколын» аңа дус кызы-косметолог кадаган булган. Бу очракта да җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Чыганак:Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев