Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Маска киюне дәвам итәбез, ә пирчәткә белән хушлашабыз

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның чикләүләрне бетерү буенча өченче этапка күчүе турында игълан итте.

Татарстан таҗ пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрне бетерү буенча өченче этапка күчә. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

"Без чикләүләрне бетерүнең өченче этабына күчәбез. Бу Роспотребназдор, сәламәтлек саклау министрлыгы һәм безнең муниципалитетларның зур ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин булды. Коронавирус темасы көн тәртибеннән китми, без акрынлап чикләүләрне киметүне дәвам итәбез. 17 августтан башлап, килүчеләрнең чикле санына карата санитар нормалар һәм таләпләр үтәлгәндә, театрлар, кинотеатрлар, цирк, концерт заллары һәм аквапарклар эше аларны 50 процентка тутыру шарты белән рөхсәт ителә, - диде Президент.

Республика башлыгы сүзләренчә, ачык мәйданчыкларда 100 дән артык кеше катнашында чаралар үткәрү рөхсәт ителәчәк, биналарда - 50дән артык түгел, спорт чаралары - тамашачыларның гомуми санының 10%ын гына түгел, ә 25%ын тутырып үткәреләчәк. Кафеда 50 кешегә банкетлар үткәрергә рөхсәт итәләр.

Шулай ук 17 августтан Татарстанда перчаткаларны мәҗбүри киеп йөрү гамәлдән чыгарыла. Шул ук вакытта җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрү мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев