Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә күрмәгез

Автомобильчене машина йөртү хокукыннан гарантияләнгән мәхрүм итү очраклары да булырга мөмкин.

Күпләр өчен бу яңалык булса да, Дәүләт автоинспекциясе беркемнең дә җаваплылыктан котылып кала алмавын ассызыклый, бу хакта ДАИ ведомствосы башлыгы да хәбәр итә.
Аның сүзләренә караганда, автомобиль фараларына теләсә нәрсә ябыштырырга ярамый. Әйтик, кайберәүләр автомобиль оптикасын бронепленка белән каплый.
Ведомство башлыгы шулай ук моны һич тә эшләргә ярамый, дип кисәтә, чөнки мондый очракта машина йөртүче хокукларыннан гарантияләнгән рәвештә мәхрүм ителә. Машина йөртүчеләр шул рәвеш ле үз автомобильләренең фараларын шәһәр читендәге трассалар буйлап барганда, зыян күрүдән сак ларга тырыша.
Әмма мондый омтылыш автомобиль хуҗаларын төп документтан мәхрүм итүгә китерәчәк. Әгәр пленка каплаганнан соң фара уты ак, сары яки кызгылт сары төсләрдән тыш, нинди дә булса башка төсләргә үзгәрсә, бу очракта машина йөртүчене 6 айга кадәр срокка хокукыннан мәхрүм итәчәкләр, ә ут приборларын конфискацияләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев