Маршрутта яңа автобуслар
Яшел Үзәндә «King long» («Кинг Лонг») маркалы уңайлы шәһәр автобусына сынау үткәрделәр.
Яңа техниканың уңайлылыгын һәм куркынычсызлыгын шәһәр мэры Михаил Афанасьев бәяләде.
Бүген 6нчы номерлы шәһәр маршруты буенча «King long» маркалы 75 урынга исәп ләнгән яңа автобус үтте.
Биредә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус урыннар, салон видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылган, гидравлик подвеска бар.
– Яшел Үзәндә җәмәгать транспорты барлык уңайлык һәм куркынычсызлык таләпләренә туры килергә тиеш. Көн саен безнең районда җәмәгать транспортыннан 30 меңгә якын кеше файдалана. Бездә, шул исәптән инфраструктура буенча да мәсьәләләр бар, аларны акрынлап хәл итәргә тырышабыз. Безнең автотранспорт предприятиесе техниканы яңарта, яңа автобуслар сатып ала, – диде Михаил Афанасьев.
ПАТП директоры Дмитрий Грузков билгеләп үткәнчә, әлеге категориядәге 6 автобус шәһәр яны өчен, планда – шәһәр маршрутларына хезмәт күрсәтү автобуслар партиясен сатып алу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев