Яшел Үзән районыннан Мансур һәм Флүрә Зыятдиновлар 50 ел бергә бәхетле гомер кичерә
50 ел бергә – бәхет һәм бөек хезмәт ул, дип саный Яшел Үзән районы Айдар авылыннан Мансур Фәйзи улы һәм Флүрә Абдрахман кызы Зыятдиновлар.
Халык телендә, гаилә кору кыен түгел, аны саклап калу кыен, дигән гыйбарә яши. «50 ел бергә гомер итү һәркемгә язылмый, ә бер-береңә карата мәхәббәт һәм хөрмәт саклап яшәү – бигрәк тә. Без моңа ирештек», – ди Мансур Фәйзи улы.
Аларның союзы ихтирам, кайгырту һәм рәхмәт хисләре белән ныгытылган. Ир белән хатын үзләренең озын гомерле бәхетле гаилә тормышының сере еллар үткән саен ныгый барган хисләрдә, бер-береңә карата яхшы мөнәсәбәттә, хөрмәттә, ышанычта һәм гафу итә белүдә, дип саный. Ә аларның төп байлыгы – 4 балалары һәм 8 оныклары.
Күгеш авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин һәм ЗАГС бүлегенең баш белгече Ләйлә Хәбирова юбилярларны гаилә бәйрәме белән котлады, аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләп, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.
Кадерле юбилярлар! Бу искиткеч гаилә бәйрәмегез белән котлыйбыз! Күңелле уртак мизгелләр, рухи күтәренкелек, ныклы сәламәтлек телибез! Сезнең мәхәббәтегез үсеп килүче яшь буынга үрнәк булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев