Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәктәптә үсмерләр өч укучыга һөҗүм иткән

Чиләбе шәһәренең 6нчы мәктәбендә 6 үсмер, чүкеч белән коралланып, мәктәпкә бәреп кергән һәм өч кешегә һөҗүм иткән. Бу хакта Baza телеграм-каналы хәбәр итә.

Телеграм-канал мәгълүматларына караганда, бу хәл үсмерләрнең ике төркеме арасындагы милләтара низаг сәбәпле килеп чыккан.

Тугызынчы сыйныф укучылары урамда сугыша башлаган һәм үзара тукмашуны мәктәптә дәвам иткән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, һөҗүм итүчеләре дә, зыян күрүчеләре дә бу мәктәптә укымый. Башлангыч сыйныф балалары, үсмерләрнең тукмашканын күреп, бик нык курыккан һәм, “мәктәптә балаклава кигән кешеләр йөри”, дип әти-әниләренә шалтырата башлаган.

Хәзер анда полиция һәм табиблар эшли.

 

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев