«Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе Татарстанда яшәүче 40 меңгә якын балага ярдәм итәчәк
Татарстанда «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» дигән зур хәйрия акциясе дәвам итә. Ул күп балалы гаиләләргә, махсус хәрби операциядә катнашканнарның гаиләләренә һәм тәрбиягә алынган балаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Бу елны 40 меңгә якын укучыга ярдәм ителергә тиеш, дип белдерде Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина. Аның сүзләренә караганда, 47 222 беренче сыйныф укучысының 8 меңнән артыгы ярдәмгә мохтаҗ. Шулай ук республиканың барлык районнарындагы 2-11 нче сыйныф укучыларына мәктәп җыелмалары тапшырылачак. Бу турыда «Бердәм Россия»нең Татарстандагы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бүген акциягә РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова да кушылды. Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән очрашты. Алар арасында Хидировлар гаиләсе дә булды. Гаиләдә биш бала, шуларның икесе – мәктәптә укый. Светлана Хидирова көллияттә укытучы булып эшли. Аның ире хәзер яраланганнан соң дәвалануда.
Депутат шулай ук Мария Әхмәтҗанова белән дә очрашты. Аның кызлары Аделина һәм Амелия яңа уку елына әзерләнәләр. Кызларның әтисе Руслан махсус операция зонасында һәлак булган. Алты бала тәрбияләүче Измайловлар гаиләсе дә акциядә катнашты.
«Соңгы елларда без әтиләре хәрби хәрәкәтләр зонасында булган гаиләләргә зур игътибар бирәбез. Бу гаиләләрнең башлыклары бүген безнең илнең мәнфәгатьләрен яклап, сәламәтлеге, ватанпәрвәрлеге һәм батырлыгы белән Россиянең көчле һәм җиңелмәс икәнлеген исбатлый. Без геройларыбызга ярдәм итәргә, аларның балаларына булышырга тиешбез», — дип белдерде Татьяна Ларионова.
«Әтиләре әйләнеп кайтмаган яки яраланган гаиләләргә аерым игътибар бирелә. Шуңа күрә ярдәмгә мохтаҗ балалар саны арта бара», — дип өстәде ул.
Казан Мәгариф идарәсенең тәрбия һәм өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Лилия Арсланова сүзләренчә, мәктәп җыелмаларын тапшыру 20 августтан башланып, шәһәрнең мәдәни үзәкләрендә үткәреләчәк. Шулай ук Татарстан шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендәге балаларга да ярдәм күрсәтеләчәк.
Яңа уку елы башланганчы Луганск Халык Республикасына мәктәп кирәк-яраклары белән яңа гуманитар йөк җибәреләчәк. «Авырлыкларга карамастан, бу чәчәкне карыйлар, аны балалар карый, һәм ул, яраланган булса да, кешеләрне шатландырудан туктамый. Биредә балаларның да күңелләре яралы», — дип искә алды Татьяна Ларионова Рубежное шәһәрендәге мәктәпләрнең берсенә баруын.
«Яңа территорияләрдә дә ярдәмгә мохтаҗ балалар күп. Без Татьяна Петровна белән бергә өченче елдан бирле Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренең 1 дән 11нче сыйныфка кадәр барлык балаларын мәктәп җыелмалары белән тулысынча тәэмин итәбез. [...] Республикабыз шефлыгындагы территорияләргә барып, урамда рюкзакларын таккан балаларны күрү бик күңелле. Без бу эшне давам итәрбез», — диде «Бердәм Россия»нең Татарстандагы төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев