Мәктәп баласы 85 яшьлек әбине чүкеч белән кыйнап үтергән
«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган (РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 1 нче өлеше). Тикшерүчеләр җинаять урынында дәлилләр – чүкеч, кул һәм аяк киеме эзләрен тапкан.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре Чита районы Новокручининский бистәсендә 85 яшьлек әбине чүкеч белән үтергән 12 яшьлек малайны тоткарлаган.
«Байкал артында 12 яшьлек бала чүкеч белән пенсионер хатынның башына һәм гәүдәсенә кимендә 10 тапкыр суккан. Алынган җәрәхәтләрдән әби урында ук үлгән», – дип сөйләгән «РЕН ТВ» чыганагы.
Малайны тоткарлаганнар һәм балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча тоту үзәгенә урнаштырганнар, аннан сорау алу бара.
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев