– Мәет күмү җомга намазына туры килгәндә нишләргә
Газета укучыларыбызның Ислам баганаларына һәм мөселманнарның яшәеш кагыйдәләренә кагылышлы сорауларына җавап бирүне дәвам итәбез.
Бүген редакциябезгә телефон аша бирелгәннәрен карыйбыз. Аларга җавапны Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин бирә.
– Мәет күмү җомга намазына туры килгәндә нишләргә?
– Мәрхүмне җомга намазына кадәр җирләргә кирәк, әгәр дә без намазга кадәр җитди сәбәпләр аркасында өлгермибез икән, бу эшне намаздан соң ук башларга кирәк.
– Намазларда белгән догаларны гына укысаң да мөмкинме, яисә дөрес булмыймы?
– Намаз кабул ителсен өчен, кыям вакытында (басып торганда) Коръәннән теләсә нинди сүрәләрне укырга мөмкин, чөнки Коръән уку бурыч булып тора, аны калдырсаң намаз дөрес булмаячак.
– Туган көнеңдә Коръән укытырга буламы?
– Коръән укыту – ул савап эш. Әгәр дә Без Коръән укуны билгеле бер бәйрәмгә – туган көнгә, бәйсезлек көненә, яңа календарь елына багышласак, бу дөрес түгел. Барысы да нияткә бәйле.
– Намаз укыганда ничә рәкагать укыганыңны онытсаң нишләргә? Мәсьәлән, өйлә намазы вакытында 4не укыдыммы, әллә 3 кенә булдымы дип шикләнсәң, тагын берне укысаң хәерлерәкме?
– Әгәр дә без өч яки дүрт, ике яки өч рәкагать укыганыбызны хәтерләмибез икән, нигез итеп иң аз санны алабыз. Аннары намазның азагында сәҗдә саху кылабыз. Сәҗдә саху түбәндәгечә башкарыла: әгәр кеше намазны ялгыз укыса, ул соңгы каадада «ташаххуд»ны укыгач (соңгы утыруда «әттәхият»тән соң), салават һәм доганы укымыйча, ике якка да сәламли һәм ике тапкыр җиргә сәҗдә кыла. Һәр сәҗдәдә өчәр тапкыр тәсбих әйтә. Шуннан соң, каада рәвешенә утырып, «ташаххуд», «салават», «аят-дога»ны укый һәм, ике якка да сәламләү әйтеп, намазны тәмамлый.
Хәзрәткә җентекле җаваплары өчен рәхмәт, Аллаһ сездән разый булсын.
Укучыларыбызның исенә төшерәбез: сез үз сорауларыгызны безгә yashel_uzen@mail.ru электрон почтасына юллый яки 8(84371)5-68-03 шалтырата һәм 8-906-111-23-77 ватсап телефоны буенча язып җибәрә аласыз. Сораулар аноним булырга мөмкин.
Әңгәмәне Илсөя Садыйкова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев