Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Мәскәү - Мәскәү инде ул

#күңелемдәгесенәйтәм

Балаларның фатирларына ремонт ясашырга Мәскәүгә барган идек, ачудан шартлар дәрәҗәгә җитеп кайттык.

Беләсегез килсә, анда иртәнге тугыздан алып көндезге бергә һәм өчтән алып бишкә кадәр генә тавышланырга (шакылдарга, дрель белән тишәргә) ярый. Биштә халык эштән кайта башлый, имеш, аларга ял кирәк. Көндез «тихий час», ә ялларда һәм бәйрәмнәрдә бөтенләй дә тавыш чыгарырга рөхсәт юк, андый көннәрдә халык ял итәргә тиеш. Ә кайчан ясарга ул ремонтны, шайтан белсен!

Бернигә карамыйча ремонтлаган булганнар, подъездлары белән жалоба язып, штраф чәпәгәннәр. Ну, бит инде, бүген мин ясыйм, иртәгә башкасы ясар – аңларга була торгандыр ич?! Безнең ул яктан монда артык проблема юк, шөкер, иртәнге җидедән үк бораулый башлыйлар, чистый төнге унбер җиткәнче. Һәм беркем дә мыжгымый, чөнки барысы да аңлый.

Бу мәскәүлеләр бигрәк инде, берәү әйткән иде, алар мунчада да башка төрле, дип, точно шулай! Харап булганнар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

3

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев