Мәчет янында кешеләр өстенә агач ауган: һәлак булучылар бар
***
Дербентта бәхетсезлек очрагы булган. Анда 3 кеше зыян күргән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Дагыстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе Telegram-каналында хәбәр ителә.
Якынча мәгълүматлар буенча, Дербентта мәчет янында 3 кеше өстенә агач ауган. 1 хатын-кыз һәлак булган, тагын 2 кеше хастаханәгә китерелгән.
Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Дербент районара тикшерү бүлеге процессуаль карар кабул итәчәк, диелә хәбәрдә.
Фото: Россия Тикшерү комитетының Дагыстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе Telegram-каналы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев