Луизага алмаш табылган:  «Таяну ноктасы»ның яңа алып баручысы билгеле булды
Яшәеш

Луизага алмаш табылган: «Таяну ноктасы»ның яңа алып баручысы билгеле булды

«ТНВ» телеканалында «Таяну ноктасы»ның алып баручысы Луиза Закирова киткәннән соң, яңа алып баручы килгән.

Ул – радио- һәм телетапшырулар алып баручы Айгөл Хәйруллина. Бу хакта ул үзе социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

– Бу яңалык – үземә дә зур яңалык булды. Аллага тапшырдык. Айваз Садыйров әйтмешли, килен төште бүген, – дип яза ул.

Шулай итеп тапшыруны алып баручы беренче пар – Айваз Садыйров белән Айгөл Хәйруллина булачак. Әлегә икенче пар алып баручылар турында хәбәр ителми.

Интертат


Нет комментариев