Ләйсән Шәйхетдинова: «Яшел Үзән»не көтеп алабыз, яратып укыйбыз»
Бу юлы бүләк отучыларбыз бик өлгер булды: җиңүчеләр исемлеге газетада басылып чыгуга, редакциягә килеп, күчтәнәчләрне алып та китте.
Бакырчы авылыннан Ләйсән Шәйхетдинова гына калды, идән юарга швабра кирәкми ахрысы дип, уйлап кына куйган идек, май кояшы кебек редакциябезгә килеп тә керде.
- Квитанцияне икенче тапкыр гына юллавым. Монысын да әле бүләкләр уйнатуга берничә сәгать кенә калгач өлгердем. Һәм бәхет елмайды бит! Зур рәхмәт! “Яшел Үзән”не көтеп алабыз, яратып укыйбыз, - дип фикерен дә җиткерде.
Авыл кызлары швабра дип тормый инде ул, идәнне кул белән жәлт кенә юа да чыга. Шулай да бүләгебез хуҗалыкта мең төрле эш гөж килеп торганда ярдәм итәр дип ышанып калабыз. Ләйсән, киләчәктә дә бездән аерылмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев