Лагерьда 30дан артык бала агуланган
Башлангыч мәгълүматларга караганда, беренче сменада ял иткән балалар лагерьдан кайтуга авырый башлаган.
Тываның “Чагытай” балалар лагеренда смена ябылганнан соң 31 бала агуланып йогышлы авырулар хастаханәсенә озатылган. Бу хакта төбәк башлыгы Владислав Ховалыг телеграм-каналында яза.
“Чагытай” лагеренда ял иткәннән соң балаларның агулануына бәйле хәлне шәхсән контрольдә тотам. Әлегә эчәк инфекциясе билгеләре белән 31 баланы Тываның йогышлы авырулар хастаханәсенә китергәннәр, – дип язган Ховалыг үзенең телеграм-каналында.
Республиканың сәламәтлек саклау министры әйтүенчә, бер бала авыр хәлдә, калганнарының гомеренә куркыныч янамый. Өч укучы өендә дәвалана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев