Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кыш Бабай түгелбез, ә бүләк өләшәбез

«Яшел Үзән»ебезне үз итеп, ел дәвамында безнең белән бергә булган һәм яңа 2022 елда да безгә тугры калган, шулай ук басмабызга беренче тапкыр язылган хөрмәтле райондашларыбызга иң зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Безнең дә, сез, дусларыбызга нинди дә булса яхшылык белән җавап бирәсебез бик тә килә. Инде белгәнегезчә, редакциябезгә юлланган квитанцияләрне «уйнату» һәм шулар арасыннан җирәбәгә чыккан ун абүнәчебезгә бүләк бирү традициягә әйләнде. Тагын да күбрәк бүләкләр өләшер идек, мөмкинлегебез аның кадәр булмавын аңлыйсыздыр.

2021 ел ахырына якынлашты һәм, димәк, вәгъдә иткәнчә, «Яшел Үзән»гә язылган ун бәхетлене игълан итү вакыты җитте. Рәхим итеп, алар белән таныш булыгыз һәм шатлыкларын ихлас күңелдән уртаклашыгыз, дуслар. Чөнки икенче юлы алар менә нәкъ сезнең уңышыгызга сөенәчәк.

  • 1. Кар түгә торган чана – Гөлинә Габделхәева (Мулла Иле).
  • 2. Блендер – Саттаров И.М. (Норлат).
  • 3. Эмаль чәйнек – Фәндәлия Тимершина (Күгеш).
  • 4. Фонарь – Рушания Таева (Күгеш).
  • 5. Үтүк – Ф.Бикмуллина (Бакырчы).
  • 6. Юрган – Гөлсинә Гыймадиева (Олы Шырдан).
  • 7. Таба – Гөлназ Җиһаншина (Акъегет).
  • 8. Термос – И.Х. Рахманова (Олы Карагуҗа).
  • 9. Мендәр – Р.В. Лотфуллина (Яшел Үзән).
  • 10. ЭКО класслы чистарту җыелмасы – Флүрә Зыятдинова (Айдар).

Чын күңелебездән бүләк отучыларны котлыйбыз һәм яңа ел каникулларыннан соң редакциябездә көтеп калабыз.
Хөрмәтле райондашлар! Барчагызны да Яңа 2022 ел белән чын күңелебездән тәбрик итәбез! Киләчәк елга багъланган якты өмет-теләкләребез чынга ашсын, дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз, һәр килер көнебез шатлык-сөенечле мизгелләргә бай булсын! Иң мөһиме – сәламәт булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев